Җәдвәлгә ерак араларга йөрүче өстәмә поезд кертелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче июнь). 4 нче июльдән ерак араларга өстәмә поезд билгеләнү сәбәпле шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрәчәк.
6004 нче номерлы Зөя – Казан поезды Зөя станциясеннән 13:31 сәгатьтә (14 минутка иртәрәк) китәчәк. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә 14:55 тә килеп җитәчәк.
6321 нче номерлы Казан – Паратск поезды Казан станциясеннән 5:45 тә (4 минутка иртәрәк) китәчәк. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Паратск станциясенә килү вакыты – 7:00 сәгатьтә, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 (тәүлек буе) телефоны буенча, шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында алырга мөмкин.