Юлда пассажирлар 2 сәгать 40 минут үткәрәчәк
Төбәкара шәһәр яны поезды Казан – Йошкар-Ола көн саен 31 декабрьгә кадәр йөрүен дәвам итәчәк. Хәрәкәт графигын төбәкләр башкалалары арасындагы сәфәрләргә югары ихтыяҗ булу сәбәпле озайттылар.
Казаннан 6383 нче электричка 14:08 сәгатьтә китәчәк, Йошкар-Олага килү 16:48 дә планлаштырыла. Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр состав бер вагоннан торачак, ә җомга, шимбә һәм якшәмбе – икедән.
Кире юнәлештә №6382 шәһәр яны поезды киләсе тәүлектә 7:39 китәчәк һәм ТР башкаласында 10:19 булачак. Сишәмбедән җомга көнне пассажирлар өчен бер вагон, ә шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә – ике вагон каралган.
Сәфәрнең озынлыгы 2 сәгать 40 минут тәшкил итәчәк, дип хәбәр иттеләр Горький тимер юлы матбугат хезмәтендә – «РЖД» ААҖ филиалында.