1 нче февральдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә рәссам лекциясе узачак.
Фото: Денис Гордийко
Очрашуда ул стрит-арт, аның чыганаклары һәм кагыйдәләре, бомбинг белән райтинг арасындагы аерма турында сөйләячәк, шулай ук иҗатның легаль булмаган төрләре проблемасына кагылачак, реаль вакыйгалар белән уртаклашачак һәм законны ничек бозмаска икәнлеге турында аңлатачак. Рәссам субкультураның үзе турында, төрле шәһәрләрдәге вәкилләренең бер-берсен ничек яклаулары турында да сөйләячәк, дип хәбәр иттеләр «Мәскәү» мәдәният үзәгендә.
Лекция 1 нче февраль көнне 15:00 сәгатьтә була. Чараны «Пушкин картасы» буенча карарга мөмкин. 18 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар COVID-19га каршы вакцинация QR-кодын һәм паспорт күрсәтергә тиешләр.
Чарага билетларны сылтама буенча алырга мөмкин. Өстәмә мәгълүматны 7(843)560-66-92 телефоны буенча алып була.