В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
944 кеше, имтиханны кабат тапшырып, үз нәтиҗәләрен яхшыртырга карар кылды
Быел дәүләт йомгаклау аттестациясендә 19 мең укучы үз белемнәрен тикшерде, шуларның 13 меңе – тугызынчы сыйныф, 5 мең 578 е – унберенче сыйныф укучылары.
11 нче сыйныф укучылары тугыз фән буенча БДИның уртача баллын яхшырттылар, шул ук вакытта 159 чыгарылыш сыйныф укучысы йөз балл җыйды. ТДИ нәтиҗәләре буенча аермалы аттестатларны 1063 тугызынчы сыйныф укучысы алды. Бу хакта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.
Мэр Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, укучыларда хезмәт базарында ориентлаша белүне, теге яки бу һөнәрнең кыйммәтен аңлауны формалаштыру мөһим. Балага булачак һөнәр сайлауга әзерләнү өчен үз мәнфәгатьләрен һәм мавыгуларын аңларга кирәк. «Вакытында профориентацияләү балаларга чыгарылыштан соң югары белем алуны иң төп максат итеп куймау мөмкинлеге бирәчәк», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
2024 елда чыгарылыш сыйныф укучылары профильле математика буенча имтиханда уртача балл күрсәткечен күтәрделәр: ул 70,5 балл тәшкил итте. Ә рус теле буенча БДИның уртача баллы 67,1 баллны тәшкил итте – узган ел белән чагыштырганда, ул дүрт баллга кимрәк булды. Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә, фән буенча күрсәткечнең кимүе Гомумроссия тенденциясе булып тора.
Казан чыгарылыш сыйныф укучылары тугыз фән – биология, химия, физика, инглиз, француз һәм немец телләре, тарих, әдәбият буенча уртача баллны яхшыртуга ирештеләр. Шул ук вакытта җәмгыять белеме, информатика, география буенча БДИ нәтиҗәләре узган ел нәтиҗәләреннән түбәнрәк булып чыкты.
Быел йөз балл җыючыларның гомуми саны 70 кә күбрәк – максималь балларны 159 укучы җыя алды. Иң күп йөз баллы нәтиҗәләрне чыгарылыш сыйныф укучылары әдәбият (43 кеше), рус теле (25 кеше), математика (26 кеше) һәм химия (25 кеше) фәннәреннән күрсәттеләр.
БДИ тапшыру нәтиҗәләре буенча тугыз унберенче сыйныф укучысы ике фән буенча 200 балл алды. Тагын бер кеше өч фән буенча бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, ә 18 нче мәктәпне тәмамлаган Полина Романенко дүрт фән буенча 398 балл җыйды.
Быел унберенче сыйныф укучылары үзләре сайлаган фәннәрнең берсен кабат тапшыра алдылар. Мөмкинлектән 944 укучы файдаланды. 638 кеше нәтиҗәләрен яхшырта алды.
Югары сыйныфларда яхшы укуның күрсәткече булып «Укуда аерым уңышлары өчен» медале тора. Быел беренче дәрәҗәдәге бүләккә 659 кеше, икенче дәрәҗәдәге бүләккә – 582 кеше ия булды. Тугызынчы сыйныф укучылары арасында 1063 укучы аермалы аттестат алды, бу узган ел белән чагыштырганда 206 кешегә күбрәк.