Фестивальдә 65 мең кеше катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче нче август). 23-25-нче августта Татарстан башкаласында узган «Тәмле Казан» гастрономия фестивалендә 65 мең кеше булды. Өч көн эчендә 15 тоннадан артык ризык ашап, 3 тоннадан артык эчемлек эчтеләр.
Алтынчы тапкыр уздырылган фестиваль берьюлы берничә рекорд куйды: зоналар, катнашучылар һәм килүчеләр саны буенча. Кунаклар өчен 155 павильон эшләде, анда шәһәр рестораннары һәм кафелары, сувенир һәм фермер продукциясе, туңдырма җитештерүчеләр һәм башкалар үз товарларын һәм сыйларын тәкъдим иттеләр.
Быел фестиваль 5 тематик зонага бүленгән иде. Аларның берсендә кунакларны татар ашлары белән сыйладылар. Биредә Казанның әйдәп баручы милли кафелары һәм рестораннары тәкъдим ителде. Килүчеләр өчен дегустацияләр, конкурслар һәм музыкаль флешмоблар үткәрелде. Милли кухня новаторлары ат итеннән татбургер, чәкчәк тәме белән туңдырма әзерләделәр һәм Мишлен йолдызларына лаек булган рестораннар дәрәҗәсендәге татар ашлары әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр.
«Дөнья кухнясы» фестиваль зонасында шәһәрдә эшләүче Европа, Урта диңгез, Кавказ, Азия, Америка һәм япон кухнялары рестораннары үзләренең иң яхшы ризыкларын саттылар. Шулай ук аш-су әзерләү буенча кыска мастер-класслар узды һәм уникаль рецептлар тәкъдим ителде. Бу мәйданда Россия чемпионы һәм шәһәрнең иң яхшы пиццайололарының берсе Федор Титенкның күрсәтмә чыгышлары булды. Моннан тыш, шәһәрнең үзбәк рестораннарының берсендә эшләүче пешекчеләр кунакларны чын пылау пешерергә һәм ашарга өйрәттеләр.
Фестивальнең иң уңайлы зоналарыннан берсе -«Стрит-фуд һәм Тәгәрмәчләрдәге кухнялар» мәйданчыгы булды. Казан катнашучыларыннан тыш, стрит-фудның үз версиясен Ульяновск, Ижевск һәм Самара кунаклары да тәкъдим итте.
Аерым мәйданчыкларда килүчеләр өчен шулай ук тәм-том һәм эчемлекләр, сувенир продукциясе тәкъдим ителде, лекторий һәм балалар өчен уен зонасы оештырылды.
Фестивальдә беренче тапкыр «Казан» тортын - шәһәрнең яңа гастрономия брендын сатып алырга мөмкин иде.
Моннан тыш, чарада төрле квестлар, конкурслар һәм тавыш бирүләр узды. «Шәһәрнең иң тәмле рестораны» исеменә конкурста беренче урынны «Сказка» кафесы алды, икенче урында – Lafa, өченчедә - «Ашале».
Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты ярдәме белән фестивальдә мәктәп менюсына кертергә мөмкин булган ашлар өчен халык тавыш бирүе узды. Тиздән сайлап алынган ризыклар департамент белгечләре тарафыннан җайлаштырылып, мәктәп ашханәләрендә барлыкка киләчәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Туризмны үстерү комитетында.