Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.11.2018, 10:17

Казан кунаклары өч миллионынчы туристның уникаль ял көннәрен кабатлый алалар

Ике көнлек программа нигезендә Татарстан башкаласында махсус тур эшләячәкләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казан кунаклары өч миллионынчы туристның уникаль ял көннәрен – экскурсияләр, вертолетта очу, тәм-томнар һ.б. күңел ачу чаралары –кабатлый алалар. Тиздән юбилей кунакның Казанда булган ике көнлек программасы буенча уникаль тур формалаштырылачак. Ул шәһәр кунакларына җирле туроператорлар тарафыннан тәкъдим ителәчәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

Искәртергә кирәк, үзенең юбилей кунагын Казан 9 ноябрьдә каршы алды – өч миллионынчы турист мәскәүле Дарья Чепур булды. Ике көн дәвамында аның өчен традицион экскурсияләрдән тыш, вертолетта очу, татар милли ашларыннан авыз итү, аларны әзерләүдә катнашу, Г.Камал театрында спектакль карау, шәһәр музейларын кару, аквапаркта һәм төнге клубларда ял итү оештырылган иде.

Шундый ук күңелле ял көннәрен теләсә кем уздыра алачак – алар өч миллионынчы турист маршруты буенча формалаштырылачак.

Туристлар Казанга ешрак килә, бу шәһәребездә үткән эре халыкара чаралар аркасында гына түгел, кешеләр шәһәребезне ял итү өчен генә дә сайлый, диде шәһәр Мэры Илсур Метшин. “3 млн күрсәткече бик амбицияле иде, аңа бик азлар гына ышанды. Ләкин без, системалы эшләп, аңа ирештек. Бу шәһәребез һәм республикабыз өчен мөһим вакыйга. Халкы миллион кеше булган шәһәрләрнең барысы да мондый туристлар агымы белән мактана алмый”, - диде И.Метшин. Ул өстәгәнчә, хәзер алда тагын да катлаулырак бурыч – 2025 елга Татарстан башкаласы 5 млн турист кабул итәргә тиеш. “Бу реаль саннар, без аларны күктән алмадык, ә конкрет планнар төзибез. Әлеге бурычны үтәр өчен эшне дәвам итәчәкбез”, - диде И.Метшин.

Фоторепортаж
Видеорепортаж
12.11.2018 10:51
Казан кунаклары өч миллионынчы туристның уникаль ял көннәрен кабатлый алалар
Барлык яңалыклар