Польша туроператорларын шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышу өчен Казанга чакырдылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь). Бүген Варшавада Польшаның туристик базары вәкилләренә һәм выставки World Travel Show күргәзмәсендә катнашучыларга Казанны тәкъдим иттеләр. Презентация кунакларын чәй һәм чәк-чәк белән сыйладылар, шәһәрнең истәлекле урыннары турында сөйләделәр һәм шәһәр буенча виртуаль экскурсия үткәрделәр.
Казан делегациясенең сәфәре нәтиҗәсе булып Варшавадагы Россия фән һәм мәдәният үзәге белән Польша туроператорларын шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышу өчен Казанга чакыру турында килешү тора. Әлеге тәкъдимнең инициаторы Польшаның Туризм палатасы вице-президенты Дариуш Войтал булды.
Күргәзмә 19-21 октябрьдә Варшавада (Польша) Ptak Warshaw Expo Халыкара күргәзмә һәм конгресс үзәгендә үтә. Казан быел анда беренче тапкыр катнаша. Казан Россиянең әлеге күргәзмәдә катнашкан бердән-бер шәһәре булды.
Күргәзмә кысаларында шулай ук Польшаның Россия университетларының тәмамлаучылар ассоциациясе җитәкчелеге, Польшаның эшлекле һәм иҗтимагый даирәсе вәкилләре белән эшлекле очрашулар уза.