Соралган мәгълүматны 2019 елның 5 апреленә кадәр Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасы (ЕИАС) шаблоннары форматында тапшырырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). 5 апрельгә кадәр су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләре күрсәтү өлкәләрендә җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүче оешмаларга 2018 ел өчен тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетына хисап тапшырырга кирәк.
2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча мәгълүматны оешмалар билгеләнгән вакытта Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының тарифларны фаразлау һәм анализлау буенча бердәм мәгълүмати-аналитик системасы (ТР ЕИАС) аша бирергә тиеш.
Тулырак мәгълүмат ведомствоның мәгълүмат хатында урнаштырылган.