Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.09.2020, 13:45

Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе көчәйтелгән хезмәт режимына күчә

Сентябрь башыннан республика юлларында 32 кеше һәлак булган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау эшен көчәйтә. Бу юл-транспорт һәлакәтләренең, аларда һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең саны арту белән бәйле.

Сентябрьнең 25 көнендә генә дә республика юлларында 32 кеше һәлак булды, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ матбугат хезмәте. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләре – җәяүлеләрне таптау, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында, каршы як полосага юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып чыгу һәм каплану.

Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм һәлакәтләрне киметү максатларында республиканың автомобиль юлларында постлар арттырылачак, шәһәр һәм районнарда өстәмә рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар узачак. Шулай ук исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итү, каршы як полосага чыгу, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу һәм куркынычсызлык каешларын каптырмау кебек куркыныч нәтиҗәләргә китерә торган юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймауга аерым игътибар биреләчәк. Шулай ук яктылык кайтару элементларын куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән профилактик чаралар да узачак.

Моннан тыш, ДАИ хезмәткәрләре юлларны баланста тотучылар белән берлектә авария участокларын инженерлык чишелешләрен уйлап табу һәм гамәлгә кертү максатыннан тикшерәчәкләр.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгын искә төшерә һәм йөртүчеләрне аеруча игътибарлы һәм сак булырга өнди.

Барлык яңалыклар