В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәүлетов һәм Танк боҗрасындагы аварияләрдә гаепле дип фаразланган кешеләр һәлакәт урыныннан качканнар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы ноябрь). Казан дәүләт автоинспекциясе Казанның Идел буе районында ике юл-транспорт һәлакәте шаһитларының элемтәгә чыгуларын сорый. Һәлакәтләрдә яшь хатын-кызлар зыян күргән, гаепләнүчеләр вакыйга урыныннан качып киткән.
Беренче авария 3-нче ноябрьдә 16:30 сәгатьтә була. «Шевроле» машина йөртүчесе, Танк урамы ягыннан Танк боҗрасы буйлап Универсиада проспекты юнәлешендә, аларның кисешкән урынында, башлангыч мәгълүматлар буенча, полосаны үзгәрткәндә, троллейбуска комачаулый, шуннан соң вакыйга урыныннан кача. Нәтиҗәдә, 30 яшьлек электротранспорт пассажиры төрле дәрәҗәдәге авырлыктагы җәрәхәтләр алган һәм медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, травматология пунктыннан өенә озатылган.
5-нче ноябрьдә 12:30 сәгатьтә Мәүлетов урамындагы 16а номерлы йорт каршында билгесез машина йөртүче, беренчел мәгълүматларга караганда, куркынычсыз тизлек сайламаган һәм уң якта шул ук юнәлештә барган 22 яшьлек кызны бәрдергән. Аннары машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан. Нәтиҗәдә зыян күрүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, медицина ярдәме күрсәткәннән соң травматология пунктыннан чыгарылган.
Казан дәүләт автоинспекциясе шаһитларның түбәндәге телефоннарга шалтыратуларын сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлегенең пропаганда бүлеге.