В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Достоевский урамындагы һәм Островский һәм Миңнуллин урамнары киселешендәге һәлакәт шаһитларының ЮХИДИгә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель). Дәүләт автоинспекциясе Достоевский урамындагы һәм Островский һәм Миңнуллин урамнары киселешендәге һәлакәт шаһитларының элемтәгә чыгуларын сорый. Юл-транспорт һәлакәтләре Казанда 6-нчы апрель көнне булган, гаеплеләр һәлакәт урыныннан качкан.
10.50 сәгатьтә Достоевский урамындагы 73-нче номерлы йорт каршында автомобиль светофорның рөхсәт ителә торган сигналына җәяүлеләр кичүе буенча юлны аркылы чыгучы 25 яшьлек кызны бәрдергән. Табиблар анда уң җилкә өлкәсендә йомшак тукымалар имгәнүен ачыклаган. Маркасы ачыкланмаган автомобиль йөртүчесе РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, һәлакәт урыныннан качкан.
Икенче авария төнлә, 23.55 сәгатьтә, Островский һәм Миңнуллин урамнары чатында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча Hyundai TG автомобиле светофорның тыелган сигналына чыккан һәм Mitsubishi Lancer белән бәрелешкән, ә соңыннан юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Нәтиҗәдә, 18 яшьлек машина йөртүче һәм Mitsubishiның дүрт пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсендә.
Дәүләт автоинспекциясе шаһитларны түбәндәге телефон номерлары буенча элемтәгә чыгуларын сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48