Автомобиль хуҗалары транспорт конструкциясендәге үзгәрешләр һәм куркыныч товарлар ташу өчен түләячәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь). 1 нче гыйнвардан яңа транспорт дәүләт пошлиналары кертелә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, акчалата җыем берничә хезмәт күрсәткән өчен билгеләнә:
көпчәкле транспорт конструкциясен үзгәртүгә рөхсәт бирү өчен – 1000 сум;
транспортның үзгәртелгән конструкция белән куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве турында таныклык бирү өчен – 1500 сум;
транспорт чараларын куркыныч йөк ташуга рөхсәт итү турында таныклык бирү өчен – 1500 сум, элек бирелгән таныклыкның гамәлдә булу срогын озайткан өчен – 1000 сум.
Дәүләт пошлинасын банк офисларында һәм КФҮ терминаллары аша түләргә була. Өстәмә мәгълүматны Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә ачыкларга була.
Яңа акчалата җыемнар 2022 елның 28 нче июнендәге 208-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә билгеләнә, ул РФ Салым кодексының «Дәүләт теркәве өчен, шулай ук башка юридик әһәмиятле гамәлләр башкарган өчен дәүләт пошлинасы күләме» 333.33 маддәсендәге үзгәрешләрне күздә тота.