В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
5-нче һәм 6-нчы гыйнварда юлларда көчле бозлавык, көчәйгәндә тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк җил һәм томан көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар). Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә. Синоптиклар фаразларына караганда, 5-нче һәм 6-нчы гыйнварда юлларда көчле бозлавык, көчәйгәндә тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк җил, төнлә томан көтелә.
Автомобильчеләрне юлда игътибарлы булырга өндиләр. Машина йөртүчеләр катлаулы юл-метеорология шартларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиешләр. Каршы яктан хәрәкәт итү өчен билгеләнгән юлга чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелып торырга кирәк. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм куркынычсызлык каешларын эләктергән пассажирларны йөртергә кирәк. Балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәр үз авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган балалар өчен махсус утыргычлар кулланып йөртү зарур. Шулай ук Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәр арткы утыргычта балаларны җиңел автомобильдә йөрткәндә балалар өчен тотып калу җайланмасын да кулланырга киңәш итә.
Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә саклык таләп итә. Бары тик җәяүлеләр юлы буенча һәм светофорның рөхсәт ителә торган сигналына гына хәрәкәт итәргә кирәк. Чыгар алдыннан барлык транспорт чараларының тукталуына һәм үткәрергә әзер булуына һичшиксез инанырга кирәк, шуннан соң гына машиналар йөрү өлешенә чыгарга мөмкин. Юл аркылы бала белән чыкканда, һичшиксез, аны кулыннан тотарга кирәк. Яктылык кайтаручы элементлар булган әйбер һәм кием-салым куллануга аерым игътибар бирергә кирәк.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны һава шартларын исәпкә алырга, бик сак булырга, үзләре белән җылы әйберләр, ризык, җитәрлек ягулык запасы булдырырга чакыра. Куркыныч хәл килеп туган очракта, юлда ярдәм сорап +7(843)533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.