Ике очракта да җәяүлеләрне бәрдергән машина йөртүчеләр авария урыныннан качкан.
Фото: Марат Мугинов
Юл-транспорт һәлакәтләренең берсе 18-нче октябрь 18.30 сәгатьтә Зорге урамындагы 102-нче номерлы йорт каршында була. Билгесез автомобиль йөртүче Зорге урамы буйлап Фучик урамы ягыннан Дубравная урамына таба хәрәкәт итә. Ул 31 яшьлек ханыма юл бирми, аны бәрдерә, бу вакытта хатын-кыз машина хәрәкәте буенча сулдан уңга таба җайга салынмаган җәяүлеләр кичүе аша чыга торган була. Машин йөртүче һәлакәт урыныннан качып китә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кызның уң тез буыны өлешендәге йомшак тукымалары имгәнә.
Икенче һәлакәт 20-нче октябрь 17.35 сәгатьтә Песочная урамындагы 43-нче номерлы йорт каршында була. Машина йөртүче Песочная урамы буенча Вересаев урамы юнәлешендә Аркылы Песочная урамы ягыннан хәрәкәт итә, куркынычсыз ян интервалны сайламыйча, 83 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Ул юл буенча алдарак хәрәкәт итә торган була. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып китә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 83 яшьлек җәяүле сул җилкә сөяген сындырган һәм хастаханәгә озатылган.
Казан дәүләт автоинспекциясе шаһитлардан түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорый: +7(843)533-38-19 һәм +7(843)533-38-48.
Узган тәүлектә Казанда 209 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 5-есе зыян күрүчеләр белән. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашкан 5 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.