В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара 20.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). 19-нчы июньдә Казан дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның латентлы очракларын ачыклау буенча рейд үткәрәчәк. Чара 20.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр узачак.
ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибары астында берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, балаларны йөртү вакытында кагыйдәләрне үтәмәүче, транспорт чаралары белән тиешле таныклыктан башка идарә итүче, исерек хәлдә йөртүчеләр, шулай ук транспорт чарасы конструкциясенә тиешле үзгәрешләр керткән автомобильчеләр булачак.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлар түләүдән читләшкән машина йөртүчеләр белән дә адреслы эш алып барылачак.
Моннан тыш, җәяүлеләр хәрәкәтендә өстенлек бирмәгән машина йөртүчеләрне һәм юл өлешендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәмәгән җәяүлеләрне ачыклау аерым контрольдә булачак.
ЮХИДИ машина йөртүчеләргә конфликтлы хәлләрне булдырмас өчен һәм шәһәр буйлап йөргәндә вакыт экономиясенә һәр сәфәр алдыннан барлык кирәкле документлар һәм аларның гамәлдә булу вакытын тикшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм җибәрелгән хокук бозулар өчен штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.