Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.11.2022, 14:53

Казан Дәүләт автоинспекциясе Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә берничә чара үткәрәчәк

10 ай эчендә шәһәр юлларында 1162 һәлакәт теркәлгән, аларда 27 кеше үлгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы ноябрь). Казан Дәүләт автоинспекциясе Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар үткәрәчәк. Шәһәрдә студентлар, автомәктәп курсантлары, өлкән сыйныф укучылары арасында хәрәкәтнең яшь инспекторлар отрядлары катнашында юлларда һәлакәтләрне профилактикалау буенча акцияләр узачак.

Чаралар 14 нче ноябрьдән 20 нче ноябрьгә кадәр уздырыла. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре югары уку йортларында, урта махсус һәм автомәктәпләрдә тематик әңгәмәләр һәм акцияләр оештырачак. Шулай ук шәһәрдә балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан «Юлда – яшь җәяүле!» һәм «Яшь пассажирларның тормышын саклыйк!» рейдлары үткәреләчәк.

17 нче ноябрьдә шәһәр урамнарында һәм киселешләрендә плакатлар тоткан активистлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырачаклар. Чарада катнашучылар җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә яктылык кайтаргыч элементлар таратачак. 18 нче ноябрьдә Казанның барлык мәктәпләрендә «Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне» узачак.

Чараларның төп максаты – җәмгыятьнең игътибарын юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр санын һәм травматизмны киметү проблемаларына җәлеп итү, шулай ук юлларда һәлакәт корбаннарын искә алу. 10 ай эчендә Казанда 1162 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 27 кеше һәлак булган һәм 1349 кеше имгәнгән, дип хәбәр итә ТР башкаласы Дәүләт автоинспекциясе.

Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне БМОның халыкара һәм бөтендөнья көннәре системасына керә. Ел саен ул ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел истәлекле дата 20 нче ноябрьгә туры килә.

Барлык яңалыклар