«Газель» йөртүче артка чигергәндә 85 яшьлек хатынны бәрдерә һәм качып китә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март). Казанның Дәүләт автоинспекциясе Адоратский урамы, 21 адресы буенча урнашкан йорт янында булган юл һәлакәте шаһитларын эзли. 16-нчы мартта 9.30 сәгатьтә «Газель» автомобиль йөртүчесе 85 яшьлек хатын-кызны бәрдерә.
Табиблар зыян күрүченең сул җилкә сөяге сынуын ачыклаган, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә дәваланырга җибәргән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Газель» шоферы артка таба хәрәкәт вакытында маневрның куркынычсызлыгына инанмаган һәм җәяүлене бәрдергән, ә аннан соң, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 һәм 8.12 пунктларын бозып, качып киткән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге.
Авария шаһитларын +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.