ТР башкаласында ел башыннан 796 авария теркәлгән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче август). Соңгы җиде айда Казанда 796 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 19 кеше үлгән, ә 932 се төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Авария саны арту сәбәпле, дәүләт автоинспекциясе киләсе атнада көчәйтелгән эш режимына күчә. Полиция хезмәткәрләре 14 нче августтан 24 нче августка кадәр белешмәлекләр таратачак, юлда имин йөрүне күзәтәчәкләр, шулай ук җәяүлеләрне бәрдерүне кисәтүгә игътибар бирәчәкләр.
Бүгенге көндә 283 тапкыр җәяүлеләрне бәрдергәннәр, 14 кеше һәлак булган, ә 274 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Ай башыннан мондый 20 очрак теркәлгән, өч кеше һәлак булган, 17 се төрле тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.