Юл-транспорт һәлакәте Себер трактындагы 14 нче номерлы йорт янында булган, машина йөртүче вакыйга урыныннан качып киткән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май). Казан дәүләт автоинспекциясе 6 нчы майда 15:00 сәгатьтә Себер трактындагы 14 нче номерлы йорт территориясендә булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли.
Билгесез автомобиль йөртүче артка чигенгәндә маневрның куркынычсызлыгына инанмый һәм 62 яшьлек хатын-кызны бәрдерә, шуннан соң вакыйга урыныннан кача. Зыян күрүче төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Хастаханәдә аңа медицина ярдәме күрсәтеп, өенә кайтарып җибәргәннәр.
Казан дәүләт автоинспекциясе юл-транспорт һәлакәте шаһитларыннан түбәндәге телефоннар аша элемтәгә керүләрен сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
Узган биш көндә Казанда 306 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 17 се зыян күрүчеләр белән, нәтиҗәдә 18 юл хәрәкәте катнашучысы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Моннан тыш, 6-10 нчы май көннәрендә 2851 машина йөртүче һәм 1368 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге.