В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Машина йөртүче 17 яшьлек велосипедчыны бәрдергән һәм авария урыныннан качкан.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). Казан дәүләт автоинспекциясе 23-нче июльдә 11:10 сәгатьтә Җиңү проспектында булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли.
Билгесез автомобиль йөртүчесе, Җиңү проспекты буенча 21-нче номерлы йорт янындагы территориядән барганда, башлангыч мәгълүматларга караганда, хәрәкәт иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган һәм 17 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Һәлакәт урыныннан машина йөртүче качкан.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, медицина ярдәме күрсәткәннән соң травматология пунктыннан җибәрелгән.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларын түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
Узган өч тәүлек эчендә Казанда 348 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, шуларның 14-е зыян күрүчеләр белән. Нәтиҗәдә, 2 машина йөртүче, 6 пассажир, 2 велосипедчы, 4 җәяүле төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Алынган җәрәхәтләрдән бер шофер хастаханәдә үлгән, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлегендә.