29 нчы ноябрьдә кыз светофорның яшел төсенә юлны чыга, һәм аны бер машина йөртүчесе бәрдереп китә, соңыннан вакыйга урыныннан кача.
Фото: Денис Гордийко
Билгесез автомобильне йөртүче 26 яшьлек кызны бәрдерә, ул светофорның яшел сигналына җәяүлеләр кичүе буйлап чыга. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качкан. Зыян күрүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Табиблар бригадасы кызга ярдәм күрсәтә һәм өенә кайтарып җибәрә. Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәтнең шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча хәбәргә чыгуларын сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
Узган тәүлектә Казанда 106 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларның 3 сендә зыян күрүчеләр бар. Шулай ук узган тәүлектә 726 машина йөртүче һәм 49 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе.