Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.05.2023, 16:06

Дәүләт автоинспекциясе юл-транспорт һәлакәтенең шаһитларын эзли – 77 яшьлек пассажир зыян күргән

Һәлакәт 29 нчы майда Нижняя урамында була

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май). Казанның Дәүләт автоинспекциясе юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли. Һәлакәт 29 нчы майда 11:30 сәгатьтә Нижняя урамындагы 8 нче йорт каршында була.

Җиңел автомобиль йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм бер юеәлештә барган йөк машинасына бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 77 яшьлек җиңел машина пассажирын хастаханәгә салалар. Дәүләт автоинспекциясе юл-транспорт һәлакәтенең шаһитларын +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48 телефоннары аша элемтәгә чыгуларын сорый.

Узган тәүлектә Казанда 55 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның дүртесендә имгәнүчеләр бар (ике очрак җәяүлеләрне  бәрдерү, берәр очрак машиналар үзара бәрелешү һәм киртәгә бәрелү). Ике пассажир һәм ике җәяүле җәрәхәтләр алган.

Моннан тыш, узган ял көннәрендә 570 машина йөртүче һәм 199 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Шуларның 140 ы куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган, 13 е – җәяүлеләргә юл бирмәгән, дүртесе – балаларны дөрес йөртмәгән. Тагын 10 автомобильче исерек килеш машина белән идарә иткән өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсендә.
Барлык яңалыклар