В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сораулар ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе һәм телефон аша кабул ителә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). 9-нчы апрель көнне ТР Иҗтимагый палатасында идарәче оешмалар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Казанлылар сорауларны дистанцион рәвештә ике ысул белән бирә ала.
Шулай итеп, иртәгәгә кадәр мөрәҗәгатьләр ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша, ә 9-нчы апрельдә +7(800)350-44-72 кайнар линия телефоны буенча 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Идарәче компанияләрнең эше турындагы сорауларга ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты һәм Казан Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты белгечләре җавап бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәте.