В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте идарәсе белгечләренә 9-нчы марттан 20-нче мартка кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). 9-нчы марттан башлап Татарстанда хезмәтләр күрсәткәндә һәм товарлар сатканда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак.
Шалтыратулар түбәндәге телефон буенча кабул ителәчәк: +7(917)224-87-94. Моннан тыш, республика халкы Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәгенә түбәндәге телефон буенча шалтырата ала: +7(843)221-90-16, дип хәбәр итә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте идарәсе матбугат хезмәте.
Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган кайнар линия 9-нчы марттан 20-нче мартка кадәр 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, төшке ашка тәнәфес – 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.