Түләүсез консультацияне республика халкы һәм эшмәкәрлек вәкилләре ала ала.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). Татарстанда халыкка юридик ярдәм мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли. Беренче хокукый консультацияне республика халкы, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре ала ала.
Шалтыратулар эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге телефоннар буенча кабул ителә: +7(960)080-90-50 (гражданнар өчен), +7(960)040-70 (кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен), дип хәбәр иттеләр Россия юристлары ассоциациясе Татарстан төбәк бүлегендә.
2020 елда беренчел хокукый консультацияне 900-дән артык кеше алган. 2021 елда проект Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.