В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика халкыннан шалтыратулар 23-нче апрельгә кадәр кабул ителә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе Европа иммунизация атнасы алдыннан иммунитетны профилактилау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләтеп җибәрде.
Республика халкыннан шалтыратулар 23-нче апрельгә кадәр түбәндәге телефон номерлары буенча кабул ителә: +7(843)238-52-11, +7(843)238-96-84.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда соңгы тәүлек эчендә СОVID-19 авыруының 34 яңа очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә республикада 178 мең 416 кеше вакцина ясаткан, шуларның 105 мең 547-се икенче прививканы алган.