В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкны Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте һәм Кадастр палатасы белгечләре консультацияли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). 18-нче майдан Татарстанда күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча бердәм кайнар линия эшли башлаячак. Республика халкына Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм ТР буенча Кадастр палатасы белгечләре консультация бирәчәк.
Кайнар линия 29-нчы майга кадәр эшләячәк. Хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу мәсьәләләре буенча шалтыратулар 8.00-дән 12.00-гә кадәр түбәндәге телефон аша кабул ителәчәк: +7(843)255-25-71.
Моннан тыш, Татарстан Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте «Ветераннар икеайлыгы» социаль акциясен үткәрә, аның кысаларында дәүләт кадастр исәбе һәм күчемсез милек объектларына ветераннар хокукларын дәүләт теркәве өч көн эчендә уздырыла. Әгәр мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе ветеран булса (мәсәлән, сатучыларның берсе яки сатып алучыларның берсе), социаль акциянең тәэсире барлык документлар пакетына кагыла. Акция июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.