Гражданнарның хокукларын яклау турындагы сорауларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре җавап бирәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). 20-нче октябрьдә Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылыш вакытында гражданнарның хокуклары үтәлү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ТР Хәрби комиссариаты вәкилләре белән берлектә гражданнарны телефон аша кабул итәчәк.
Белгечләр хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе, булачак хәрби хезмәт турында тулырак мәгълүмат бирәчәкләр, бәхәсле мәсьәләләрне аңлатачаклар һәм килеп туган барлык сорауларга җавап бирәчәкләр.
Шалтыратулар +7(843)236-00-71 телефоны буенча кабул ителәчәк. Шулай ук теләге булган кешеләр WhatsApp +7(939) 345-37-50 телефон номеры буенча сорауларын юллый алалар, дип хәбәр итәләр омбудсмен аппаратында.
Исегезгә төшерәбез, көзге чакырылыш кампаниясе 1-нче октябрьдә башланды һәм 31-нче декабрьдә төгәлләнәчәк. Казаннан армиягә 700-гә якын кешене җибәрү планлаштырыла, шул исәптән 8 солдатны – Россия федераль сак хезмәтенең Президент полкына һәм фәнни роталарга.