Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.02.2025, 17:18

Шәһәрлеләр «Җиңү хатын-кызларының батырлыгы» марафоны кысаларында үз гаиләләренең батыр хатын-кызлары турында тарихлар сөйли алачак

Иң яхшы материалларны Мәскәүдәге күргәзмә өчен сайлап алачаклар

«Ватанны саклаучылар» фонды «Җиңү хатын-кызларының батырлыгы» бөтенроссия онлайн марафонын башлап җибәрде. Аңа теләгән һәркем кушыла ала. Катнашучыларга «ВКонтакте» социаль челтәре битендә үз гаиләләренең герой хатын-кызлары турындагы язма урнаштырырга кирәк.

«Безнең ил уникаль, чөнки ул традицион кыйммәтләрне һәм күпмилләтле мәдәниятне гасырлар дәвамында саклый. Безнең герой хатын-кызларны – көн саен егетләргә өйдә, госпитальләрдә һәм махсус хәрби операция зонасында ярдәм итүче Ватанны саклаучыларның әниләрен һәм хатыннарын билгеләп үтәсем килә. Алар гуманитар йөк ташый, волонтерлык белән шөгыльләнә, реабилитацияләүдә һәм адаптациядә ярдәм итә», – диде «Ватанны саклаучылар» фонды рәисе Анна Цивилева. Ул хатыннарның, апаларның һәм әниләрнең уртак эшкә керткән өлеше бик зур, һәм көндәлек батырлыкның һәр тарихы сөйләп бирелергә лаек, дип өстәде.

Басмада төрле форматтагы материаллар: архив сурәтләр, видео, клип, коллаж, рәсем, тарих, цитата булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр фонд матбугат хезмәтендә. Пост ахырында #ПодвигЖенщинПобеды хештегын куярга кирәк.

Иң яхшы материалларны Мәскәүдә Җиңү Көненә багышланган күргәзмәгә куячаклар.

Проект «Ватанны саклаучылар» фонды, РФ Президенты каршындагы Тарихи хәтер милли үзәге һәм Евразия хатын-кызлар форумы Советы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Барлык яңалыклар