Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.08.2019, 10:45

Шәһәр халкы «ПРОФ-IT» бөтенроссия конкурсында «Ачык Казан» өчен тавыш бирә ала

Россиядә беренче тапкыр төбәк халкы дәүләт хезмәтләрен алу буенча иң яхшы сервисны сайлаячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). «Ачык Казан» проекты «ПРОФ-IT» VII Бөтенроссия төбәк һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проектлары конкурсында «Халык тануы» номинациясендә катнаша. 8-нче сентябрьгә кадәр биредә тавыш бирү уза. Россиядә беренче тапкыр төбәк халкы дәүләт хезмәтләрен алу буенча иң яхшы сервисны сайлаячак.

«ПРОФ-IT» мәгълүматлаштыру конкурсы традицион рәвештә хакимиятнең төбәк органнары арасында уздырыла, алар үз проектларын «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Мәдәният» һ.б. номинацияләрдә тәкъдим итәләр. 2013 елдан җиңүчеләрне министрлык һәм ведомство хезмәткәрләреннән торган региональ жюри сайлый. Әмма быел конкурста өстәмә рәвештә «Халык тануы» номинациясен булдырдылар, анда төбәкләрдә яшәүчеләр тавыш бирәчәк.

Номинациядә тәкъдим ителгән 24 проект арасында файдалы сервислар бар, алар аша балалар бакчасына һәм мәктәпкә язылырга, аучылык билетын алырга, күп балалы гаиләләргә билгеләнгән ташламалар турында белергә, шулай ук җәмәгать судьясына гариза бирергә мөмкин. Монда Татарстан, Башкортстан, Бурятия, Коми, Кырым, Новосибирск, Ростов, Пенза, Вологда, Волгоград, Белгород, Тула өлкәләре, Красноярск крае, Севастополь, Санкт-Петербург, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автоном округларыннан сервис һәм карарлар тәкъдим ителгән.

Илнең теләсә кайсы кешесе үзенә ошаган проект өчен 8-нче сентябрьгә кадәр http://2019.prof-it.d-russia.ru/ сайтта тавыш бирә ала. Җиңүчене тавышларны санау юлы белән билгеләячәкләр. Төп призны – «Халык тануы» сынын 12-13 сентябрьдә Белгородта «ПРОФ-IT» VII Бөтенроссия төбәк мәгълүматлаштыру форумында тапшырачаклар.

Барлык яңалыклар