В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Йөреп кайту 24 гыйнварда «Дубрава» урман-паркында узачак
Иртәгә, 24 гыйнварда, «Дубрава» урман-паркында кар өстендә хәрәкәт итү өчен махсус җайланмаларда (снегоступ) экскурсия булачак. Йөрүгә 12 яшьтән өлкәнрәк балалар белән бергә өлкәннәр кушыла ала.
Катнашучыларны кар өстендә хәрәкәт итү җайланмасыннан файдаланырга өйрәтәчәкләр, аның барлыкка килү тарихын сөйләячәкләр һәм инструктаж үткәрәчәкләр. Шуннан соң аларны кар өстендә хәрәкәт итү җайланмасында бер сәгать йөреп кайту һәм чәй эчү көтә.
Кушылырга теләүчеләргә сылтама буенча гариза тутырырга кирәк. Катнашучыларның җыелу вакыты һәм урыны: 14:00 сәгатьтә каһвәханә белән янәшә павильон яны.
Экскурсия 16:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.