Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2025, 12:08

Шәһәрлеләрне Евгений Боратынскийның 225 еллыгы уңаеннан шигъри концертка чакыралар

Алдан теркәлү кирәк

Якшәмбе көнне, 2 мартта, Е.А.Боратынский музеенда шагыйрь-философ Евгений Боратынскийның тууына 225 ел тулуга багышланган «Печаль любви сладка» дигән зур шигъри концерт булачак. Шәһәр халкына шагыйрьнең сайланган шигырьләрен, поэмалардан өзекләрне тәкъдим итәчәкләр, шулай ук яңа җыентык тәкъдир итәчәкләр. Чарага теләге булган һәркем килә ала.

Бәйрәм концертының беренче өлешен – «Души моей ничто не изменит...» – рус шагыйренең шигъри галәме: лирик геройның фәлсәфи уйланулары һәм эмоциональ кичерешләре, парадоксаль һәм гротеск образлары, архаик һәм бер үк вакытта новатор шигърияткә багышлаячаклар. Кунакларга Евгений Боратынскийның сайланма шигырьләре, шулай ук аның «Пира», «Бал», «Цыганка» поэмаларыннан өзекләр тәкъдим итәчәкләр.

Концертның йомгаклау өлешен – «Ты – женщина, и этим ты права!» – мәхәббәт лирикасына багышлыйлар. Тыңлаучылар өчен XIX һәм XX гасыр шагыйрьләренең шигырьләре яңгыраячак.

Чара 14:00 сәгатьтә Горький урамы, 25/28 адресы буенча узачак. +7(843)236-13-22 телефоны буенча алдан теркәлү кирәк, дип хәбәр иттеләр ТР Милли музее матбугат хезмәтендә.

Шигъри концерт идеясенең авторы һәм башкаручысы – чакырылган кунак – сәнгать сүзе остасы, Ф.И.Тютчев исемендәге «Усадьба Мураново» музей-тыюлыгы галиме Сергей Гущин.

Барлык яңалыклар