В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Атна дәвамында шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә бай программа планлаштырылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). Казан паркларында һәм скверларында җәйге сезон тәмамлана. Атна дәвамында шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә бай программа планлаштырылган: шәһәр походы, балачак бәйрәме, сәнгать фестивале һәм башка бик күп чаралар, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
16-нчы сентябрь көнне 20:00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында «Ретро-пәнҗешәмбе» проектының йомгаклау киносы күрсәтеләчәк. Казанлыларга «Асса» фильмын күрсәтәчәкләр.
17-нче сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә барлык теләүчеләр Казансу буйлап җәяүле маршрутны сынап карый алачак – Савин паркыннан Зәңгәр күлгә кадәр. Катнашучылар 4 сәгать эчендә 13 чакрым узачак, маршрут ахырында пикник булачак. Катнашучылар шәһәргә оештырылган трансферда барып җитәчәк. Катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.
17-нче сентябрь көнне 15:00 сәгатьтән «Калейдоскоп» паркында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы техникасы күргәзмәсе күрсәтеләчәк, коткаручылар үз эшләре турында сөйләячәк. Шулай ук спорт эстафетасы да планлаштырылган.
17-нче сентябрь көнне 17:00 сәгатьтә Бауман урамында «Кичке шәһәр» интерактив тамашасы старт ала. «БИМ-радио» алып баручылары казанлылар белән шәһәр белән бәйле темаларга аралашачак. Шулай ук ВИА «Хит» кавер-круппасы чыгышы көтелә.
18-нче сентябрь көнне 15:00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында «Ретро-дискотека» узачак. Парк сәхнәсендә бәйрәм концерты планлаштырылган, анда Казан бию төркемнәре чыгыш ясаячак, ә концерттан соң барлык теләүчеләр «Танцплощадка» проектына кушыла алачак. Шулай ук паркка килүчеләр өстәл уеннары уйный алачак – лото һәм домино.
18-нче сентябрь көнне 17:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында «Планы на эту осень» концерты башлана. Парк сәхнәсендә популяр җирле һәм Мәскәү башкаручылары чыгыш ясаячак. Программада – татар альтернатив музыкасын башкаручы Lia&Ben лаунж-дуэты һәм «Оммаж» төркеме чыгышы. Концертның хедлайнеры – Sirotkin төркеме (Мәскәү).
19-нчы сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә Мир урамындагы паркта балалар бәйрәме узачак. Бу көнне крио-шоу, эстафета, мастер-класслар һәм аниматорлар белән программа оештырылачак. Шулай ук бәйрәм кунаклары өчен төрле локацияләр эшләячәк: өстәл уеннары зонасы, аттракционнар, аквагрим зонасы һәм башкалар.
19-нчы сентябрь көнне 12:00 сәгатьтә Урицкий исемендәге паркта сәнгать фестивале башлана, сәхнәдә ачык һавада килүчеләрне Болактагы Яшьләр театры тамашасы, рәсем буенча мастер-класслар, шулай ук тематик фотозона көтә.
19-нчы сентябрь көнне 12:00 сәгатьтә Кабан күле буенда (йөзмә сәхнә янында) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт театры оркестры чыгышы узачак. Музыкантлар татар классик спектакльләреннән әсәрләр уйнаячак.