Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.01.2023, 13:50

«Алтын алка» турнирының шәһәр этабы 1900 дән артык яшь хоккейчыны берләштерде

Алтын медальләр өчен 96 команда көрәшә, җиңүчеләр Казанны республика этабында тәкъдим итәчәк.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче гыйнвар). «Алтын алка» турнирының шәһәр этабы 96 командадан 1900 дән артык яшь хоккейчыны берләштерде. Уеннар 8 нче гыйнварда башланды.

Шәһәр турниры ике дивизионда уза: «Спорт» һәм «Ишегалды спорты». Алтын медальләр өчен дүрт яшь төркемендә хоккейчылар көрәшә. Шәһәр ярышларында беренче урын алган командалар Казанны республика турнирында тәкъдим итәчәк.

Физик культура һәм спорт комитеты хәбәр иткәнчә, беренче уеннар нәтиҗәләре буенча «Спорт» дивизионында түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде: юниорлар һәм кече төркемдә – «Зилант», өлкән һәм урта төркемдә – «Ак Бүре».

«Алтын алка» – 1964 елдан бирле уздырыла торган яшүсмерләр командалары арасында бөтенсоюз һәм бөтенроссия хоккей турниры. Турнирга нигез салучы һәм «Алтын алка» клубының рәисе танылган тренер Анатолий Тарасов була.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казанның «Ак Бүре» хоккей командасы беренче тапкыр «Алтын алка» бөтенроссия турнирының көмеш призеры булды. Яшь хоккейчыларны призлы урыннар белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады – ул спортчыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Барлык яңалыклар