Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.09.2018, 11:00

Шәһәр чистарту корылмаларын саклый торган “капкачлар” белән капладылар

Казанның су белән тәэмин итү һәм су чыгару системасының инвестицион үсеш программасы 300 проектны били.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казанның су белән тәэмин итү һәм су чыгару системасының мөһим һәм масштаблы проектларын гамәлгә ашыру турында эшлекле дүшәмбедә “Водоканал” МУП директоры Андрей Егоров сөйләде. “Водоканалның” инвестицион программасы 300-дән артык проектны үз эченә кертә, алар арасында “Заречная” КНС төзелеше, чистарту корылмаларын реконструкцияләү, шулай ук су суырту корылмаларын яңарту, насос станцияләренең суүткәргеч төеннәрен һәм инженерлык челтәрләрен төзү һ.б. Эшләрнең гомуми суммасы 44 млрд сумга исәпләнә.

“Заречная” КНС безгә һава кебек кирәк!”

КНС төзелеш 2016 елда старт алды, бүгенге көндә башкарылган эшләр 40%, җиһазлар алу 80% тәшкил итә. КНСны төзеп бетерү һәм эксплуатациягә кертү 2019 елда тәмамлана. “Төзелешнең барлык этаплары тәмамланып, станцияне гамәлгә керткәч, 650 мең кеше норматив канализацияләү белән тәэмин ителәчәк”, - диде А.Егоров.

“Заречная” КНС – катлаулы корылма, ул авыр гидрологик шартларда башкарыла. Шул уңайдан 15 скважина урынына 23 скважина ясарга туры килә, ә бу срокларга сизелерлек йогынты ясый, - диде Д.Калинкин. – Ләкин безгә бу станция һава кебек кирәк! Шуңа күрә барлык срокларның үтәлешен контрольдә тотуыгызны сорыйм”.

Чистарту корылмаларында технологик исне бетерү проекты азакка якынлашты

Технологик исне бетерү һәм шәһәрдә экологик хәлне яхшырту проектлары да мөһим булып торалар. Бу – чистарту корылмалары конструкцияләрен каплау һәм ләм калдыкларын эшкәртү буенча биологик чистарту корылмалары төзү. А.Егоров искәртеп үткәнчә, чистарту корылмаларын махсус конструкцияләр белән каплау проекты өчен 573 млн сум бүленде – бу республика, шәһәр бюджетлары һәм “Водоканалның” үзенең акчалары. Бүгенге көндә чистарту корылмаларын каплау проектының төп эшләре тәмамланды.

“Технологик исне бетерү проекты тәмамланып килә, капкачлар куелган. Магистральләрне төзекләндерү белән бергә бу шәһәрлеләрнең яшәү шартларын яхшыртачак”, - диде Д.Калинкин.

Һаваны чистарту җайланмаларын проект көченә җибәрү бу елның октябрендә планлаштырыла.

“Кемдер безне әкрен эшли, дип уйлыйдыр, ләкин проектның катлаулы булуы аңа җитди әзерлек таләп итә”

Гамәлгә ашырыла торган өченче проект – чистарту корылмаларында барлыкка килгән калдыкларны термомеханик эшкәртү буенча цехлар төзү. А.Егоров аңлатканча, 100 гектардан артык ләм кырларын рекультивацияләргә кирәк. “Бүгенге көндә проект алды эксперименталь тикшеренүләр алып барыла. Нәтиҗәдә рекультивацияләү технологиясе сайланачак һәм тиешле проект эшләнәчәк”, -диде чыгыш ясаучы.

Проектны финанслау предприятиенең үз чараларына башкарыла. “Водоканал” МУП директоры сүзләре буенча, хәзерге вакытта дәүләт экологик экспертизасын үтү өчен кирәкле документация әзерләнә. Төп технологик җайланмаларны “ГМС Нефтемаш” АҖ китерәчәк, төзелеш-монтаж эшләрен “Томскгаззстрой” ААҖ башкарачак.

“Кемдер безне әкрен эшли, дип уйлыйдыр, ләкин проектның катлаулы булуы аңа җитди әзерлек таләп итә, - диде Д.Калинкин. – Шулай да эшләрнең актив фазасына җиттек, экспертиза нәтиҗәләрен генә көтәбез. Цехны төзү ләм калдыкларын бетерү проблемасын хәл итәчәк. Бу проблема берничә дистә ел яшәп килә, шуңа күрә әлеге мәсьәләгә җитди якын киләбез”.

Чыгышы азагында А.Егоров агымдагы эшләр турында сөйләде. “Мирный” су суырту корылмаларында өстәмә скважиналар казыла. Моннан кала, “Дәрвишләр” суүткәрү төеннәрен төзү планлаштырыла, Идел буе су суырту корылмаларын реконструкцияләү һ.б. чаралар каралган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 03.09.2018
Видеорепортаж
03.09.2018 09:30
"Водоканал" чистарту корылмаларын саклый торган “капкачлар” белән капладылар
Барлык яңалыклар