Күчмә состав 45 нче һәм 36 нчы маршрутлар буенча хәрәкәт итә.
Фото: Транспорт комитеты
«НефАЗ» яңа газ-мотор автобусларын Казанга кайтарту «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомумсистема чаралары» федераль проекты һәм «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанның автотранспорт паркы 53 яңа автобус белән тулыланды. Сентябрьдә «ПАТП-4» муниципаль унитар предприятиесе 23 яңа автобус алды, октябрьдә «ПАТП-2» муниципаль унитар предприятиесенә тагын 30 берәмлек күчмә состав кайтарылды.
Беренче 25 яңа автобус рейска 22-нче октябрьдә чыкты. Бүген шәһәр маршрутларына тагын 12 автобус җибәрелде. Транспорт рәсмиләштерү процедурасын үтте, предприятиеләрнең техник хезмәте барлык кирәкле эшләрне башкарды, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.