Тыңлаучыларга ТР башкаласының архитектура ландшафты соңгы елларда ничек үзгәрүе турында сөйләячәкләр
Фото: Денис Гордийко
Белгечләр белән бергә казанлылар Казанның хәзерге һәм киләчәк йөзен нинди проектлар формалаштыруы һәм алар артында кем торуы турында фикер алышачак. Очрашуда катнашучылар шәһәрнең вакыйгалар белән баетылуы турында да сөйләшәчәкләр, Казанның яңа аудиторияләрне җәлеп итүе кирәкме-юкмы икәнлеге турында фикерләре белән уртаклашачаклар. Моннан тыш, тыңлаучылар соңгы елларда ТР башкаласының архитектура ландшафты ничек үзгәрүен беләчәк.
Спикерлар арасында Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе урынбасары, Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова; ТР шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина; коммуникация агентлыкларының берсенең генераль директоры Ярослав Муравьев һәм башкалар бар.
Дискуссия 19:00 дә башлана. Анда катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар.