Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.01.2023, 09:30

«Зәңгәр ут», кино күрсәтү, әкияти тамаша һәм балалар спектакле: 1 нче гыйнварда Казанда кая барырга

Бүген чаралар Касә янында, «Крылья Советов» һәм «Черек күл» паркларында һәм башка җәмәгать киңлекләрендә узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче гыйнвар). Казан Яңа елны бәйрәм итүне дәвам итә – халыкны кызыклы яңа чаралар көтә. Шәһәрлеләрне ретро стильдәге хитлар тыңларга, Кыш бабай белән очрашырга һәм спектакль карарга чакыралар.

Казанлылар «Черек күл» паркында, тимераякта шуып, фильм карый алачак. Ачык һавада кино күрсәтү 12:00 сәгатьтә башлана.

Шул ук вакытта Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында Sdvig һәм «Сдвиг по фазе» театрлары актерлары Роман Богданов һәм Илдар Вәлиев хәйләкәр һәм кыю утын кисүче, тылсымчы Морозко һәм булдыклы Камыр-батыр турында балалар өчен әкиятләр укыячак. Артистлар яшь тамашачыларны ишегалды сәхнәсендә көтеп ала.

15:00 сәгатьтә Гавами урыннар ишегалдында балалар өчен «Бүләкләр остаханәсе» спектакле күрсәтеләчәк. Сюжет буенча Кыш бабайның ярдәмчеләренең берсе балаларны яшерен рәвештә бөтен тәм-томнарны үзенә бирергә күндерергә тели. Керү бушлай, теркәлү кирәк түгел. Очрашу урыны – Консистор манарасы янындагы мәйдан.

Кыш бабай һәм Кар Кызы, әкият персонажлары һәм ел символы куян белән уеннар 17:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында узачак. Кунаклар өчен әкияти тамашалардан соң Казан шәһәр филармониясе артистлары рус һәм татар телләрендә Яңа ел хитлары белән чыгыш ясаячак.

«Крылья Советов» паркында шәһәр халкы «Зәңгәр ут» концертын карый ала. Тамашачылар алдында ретро стильдә хитлар башкаручы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Концерт 18:00 сәгатьтә башлана.

Быел Казанда 19 җәмәгать киңлегендә 100 дән артык бушлай кышкы чара узачак. Бәйрәм программасы гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк. Булачак вакыйгалар, чыршы базарлары, шугалак һәм чаңгы трассалары, шулай ук пиротехниканы эшләтү мәйданчыклары турында KZN.RU порталындагы махсус бүлектә белергә була.

Барлык яңалыклар