Иҗатлары шәһәр белән бәйле шагыйрьләрнең шигырьләрен ТР башкаласы театрларының әйдәп баручы актерлары һәм актриса Екатерина Климова укыячак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27нче август). Бүген кич Татарстан башкаласында «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы узачак. Шәһәр Мэриясе бинасы балконнарында әйдәп баручы Казан театрлары актерлары рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыячак. Чарада Россиянең театр һәм кино актрисасы Екатерина Климова чыгыш ясаячак. Кичә кич белән тамашаның генераль репетициясе узды.
Перформанс 20:00 сәгатьтә Кремль урамы буенча 3 нче номерлы бина янында башлана. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен ТР халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Елена Ряшина, ТР атказанган артистлары Рамил Вәҗиев, Ирек Хафизов, Ләйсән Фәйзуллина, В.Качалов театры актерлары Павел Лазарев, Алена Козлова, К.Тинчурин исемендәге театр актерлары Резеда Сәлахова, Артем Пискунов, Г.Камал театры актеры Фәннур Мөхәммәтҗанов, Казан яшь тамашачылар театры актеры Илфат Садыйков, Г.Кариев театры актеры Булат Гатауллин, Череповец шәһәре Камера театры актеры Игорь Горчаков чыгыш ясаячак. Россиянең театр һәм кино актрисасы Екатерина Климова чакырылган кунак булачак.
Кичәдә иҗатлары Татарстан башкаласы белән бәйле шагыйрьләрнең шигырьләре яңгыраячак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Казан театрларының әйдәп баручы актерлары Владимир Маяковский, Евгений Евтушенко, Роберт Рождественский, Мөдәррис Әгъләмов, Николай Заболоцкий, Ренат Харис, Эльмира Зәйналова, Лилия Гыйбадуллина, Наталья Тарвердян, Равил Бохараев, Роза Кожевникова, Алексей Остудин, Сергей Малышев, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Резеда Гобәева әсәрләрен укыячаклар.
Музыкаль бизәлеш белән С.Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм оркестр дирижеры – Татарстанның атказанган артисты Анна Гулишамбарова) тәэмин итәчәк. Тыңлаучылар өчен саксофончы Муса Маликов (Германия), Татарстан Республикасының атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова, М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры хоры артисты Иркен Мостафин, шулай ук яшь, талантлы җырчылар Игнат Изотов, Зәринә Хәсәншина, Илгиз Мөхетдинов чыгыш ясаячак.
Перформансның режиссерлары: Татарстанның халык артисты Радик Бариев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Татьяна Старикова, сценарий авторы – Резеда Гобәева, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.