В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйге эшләре 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә
Яшьләрне тарихи агарту өлкәсендә беренче тапкыр оештырыла торган Бөтенроссия «Тарих кайтавазы» премиясенә гаризалар кабул ителә башлады. Бәйгедә 12 яшьтән өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданнары – мәктәп укучылары һәм студентлар, укытучылар һәм остазлар, блогерлар һәм башка яшь энтузиастлар катнаша ала. Гаризалар шулай ук мәгариф һәм иҗтимагый оешмалардан, мәдәният учреждениеләреннән һәм иҗат коллективларыннан кабул ителә.
Премия илебезнең тарихи мирасын популярлаштыруның һәм патриотик тәрбиянең төрле юнәлешләрен үз эченә алган түбәндәге 10 номинация буенча үткәрелә: «Яшьләрне тарихи яктан агартуга керткән өлеше өчен», «Иң яхшы белем бирү проекты», «Иң яхшы мәктәп музее», «Иң яхшы медиапроект», «Иң яхшы музей яки күргәзмә проекты», «Иң яхшы тарихи фильм», «Россия тарихы турында иң яхшы чит ил проекты» һәм башкалар. Әлеге номинациядә чит илләрдәге физик һәм юридик затлар катнаша ала.
Премия алу бәйгесенә гаризаларны проектның рәсми сайтында 1 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин. Бәяләү критерийлары, конкурс эшләрен тутыру формалары турында тулы мәгълүматны сайтта табарга була.
Эксперт советы гаризаларны ай уртасына кадәр тикшерәчәк. Комиссия составында – галимнәр һәм фән кандидатлары, тарих укытучылары, мәдәният эшлеклеләре, мәгариф хезмәткәрләре, яшьләр хәрәкәте лидерлары һәм башка белгечләр. Җиңүчеләрне 28 ноябрьдә Мәскәүдә тантаналы чарада игълан итәчәкләр.
Премия бирү бәйгесен Беренчеләр хәрәкәтенең грант ярдәме белән «Ватан каһарманнары» автоном коммерциячел булмаган берләшмә оештыра.