10-нчы ноябрь көндез – 2 градуска кадәр суытачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь). Татарстан гидрометеорология үзәге һава шартларының начараюы турында кисәтә. 9-нчы ноябрь көнне 18:00 сәгатьтән 10-нчы ноябрь 18:00 сәгатькә кадәр республика территориясендә, шул исәптән Казанда, төнлә һәм иртән 1-2 километрга кадәр күз күреме начараю белән кыска вакытлы буран, төнлә һәм көндез секундына 15-17 метрга кадәр көчле төньяк-көнбатыш җиле көтелә, юлларда урыны белән бозлавык булачак.
Алдагы төндә Казанда һава температурасы – 2 градустан – 4 градуска кадәр, түбән урыннарда – 4 градустан –6 градуска кадәр, ә 10-нчы ноябрь көнне көндез 0 градустан – 2 градуска кадәр салкын булачак.
Тулаем республика буенча төнлә белән һәм иртән минималь һава температурасы – 2 градустан –7 градуска кадәр, көндез 0 градустан – 4 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе татарстанлыларга, көчле җил булганда, биналардан чыкмаска һәм балаларны күзәтүсез калдырмаска, шулай ук тәрәзәләрне ябарга, балконнардан тышкы якка егылып төшәргә мөмкин булган предметларны алып куярга киңәш итә. Көчле җилдән йорт диварлары, тукталышлар һәм төзелеп бетмәгән биналар янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка материаллар төшүе ихтимал. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
Бозлавык вакытында машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктап калудан баш тартырга кирәк. Тукталган очракта ерактан күренә торган жилет кулланырга кирәк. Җәяүлеләргә юлларны чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска, кирәк булган очракта транспорт агымына таба хәрәкәт итәргә һәм ерактан күренә торган жилет яки яктылыкны кире кайтара торган кием элементларын кулланырга киңәш ителә.