Сату рәтләре Бауман урамында һәм Киров бакчасында оештырылды
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы декабрь). Казанда «КышДаКар-фест» кыш фестивале ачылды. Кибетләрдә үз продукциясен 30 үзмәшгуль, фермер һәм сувенир җитештерүче тәкъдим итте. Сәүдә рәтләре ике мәйданчыкта – Бауман урамында, ТР Фәннәр академиясе янында, (10:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр эшләячәк) һәм Киров бакчасында (10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр) оештырылды. Һәр локациядә 10 сәүдә йорты урнаштырылган. Ярминкәгә 8 нче гыйнварга кадәр барырга мөмкин булачак.
Бауман урамындагы фестивальдә Казан халкы һәм кунаклары өчен илнең иң зур самаварыннан хуш исле глинтвейн, крафт сырлары, казылык, сөт продуктлары, тәм-томнар һәм сувенирлар әзерләнде.
Киров бакчасында шоколадка манылган җиләкләр, традицион татар чәе, милли ризыклар, татлы чуррос һәм чәй тантанасын үткәрү өчен атрибутлар сатып алырга мөмкин булачак. Мәйданчыкта теләгән һәркем Яңа елны каршы ала ала – 31 нче декабрьдә фестиваль 3:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты хәбәр итә.
«КышДаКар-фест»та күңел ачу программасы каралган. Казанлылар кышкы активлыкларда катнаша, фестивальдә катнашучыларның мастер-классларына йөри алачак, ә оештыручылар конкурслар һәм призлар уйнатачак.
Бүген Киров бакчасында фестиваль ачылышында ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Иске шәһәр» махсус территориясе префекты Айрат Фәизов, Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова һәм башкалар катнашты.