Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.02.2022, 20:41

Район башлыклары Чуйков һәм Гагарин урамнарындагы кар чистарту эшен тикшерделәр

Төп игътибар квартал эчендәге юлларга һәм торак йортларның түбәләренә бирелде.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче февраль, Дмитрий Никитин). Казанда синоптиклар фаразлары буенча якын көннәрдә кар яву дәвам итәчәк: айлык явым-төшем нормасының 30%-ы явар дип көтелә. Явым-төшем күп яуган көннәрдә коммуналь хезмәтләргә – юл эшчеләренә һәм урам себерүчеләргә эш күләме икеләтә арта, алар хәзер көчәйтелгән режимда эшлиләр. Бүген Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин, Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләре башлыклары шәһәр ишегалларында кар җыештыруны тикшерделәр. Төп игътибар квартал эчендәге юлларга һәм торак йортларның түбәләренә бирелде. Планнан тыш тикшерү нәтиҗәләре күпчелек территорияләрдә канәгатьләнерлек булып чыкты, әмма кайбер участокларны җыештыру буенча шелтәләр дә булды. Проблемалы урыннарны администрация башлыклары махсус контрольгә алды.

С.Миронов: «Без казанлыларны идарәче компанияләр белән диалогка чакырабыз»

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов ишегалларында булганда йорт яны территорияләрен кардан чистартуның сыйфатын канәгатьләнерлек дип бәяләде. Ул подрядчы оешмаларны, карны вакытында һәм сыйфатлы чыгару өчен, халык белән активрак эшләргә өндәде.

Карауның бер ноктасы Гагарин урамындагы 105 нче номерлы йорт ишегалды булды. С.Миронов билгеләп үткәнчә, йорт яны территориясендә, авыш түбәләрдә һәм янәшәдәге юлларда кар вакытында чистартылган. Әмма яшәүчеләрнең барысы да үз вакытында машина кую урыннарыннан автомобильләрен алмау нәтиҗәсендә, кар өемнәре булган урыннар калган һәм бу эш урам себерүчеләр җилкәсенә төшә. «Без казанлыларны идарәче компанияләр белән диалогка актив чакырабыз. Күпчелек халык инде күптән төрле мессенджерларда махсус чатлар булдырды һәм актив файдалана. Бу коммуналь хезмәтләрнең эшен шактый җиңеләйтә һәм казанлыларның үзләренең тормыш сыйфатын да яхшырта», – дип билгеләде Сергей Миронов.

Рейд барышында ул йортта яшәүчеләр, идарәче компанияләр хезмәткәрләре, шулай ук подрядчы оешма җитәкчеләре белән аралашты, алар күп кар яву сәбәпле, эшләрнең күбәюе турында сөйләделәр. «Быел кар бик күп яуды, – диде урам себерүчеләрнең берсе. – Техника һәрвакыт кирәк, чөнки анда яшәүчеләрнең барысы да машиналарын вакытында алмый, карны чистарту авырлаша, һәм бөтен эш күләме безнең җилкәләргә төшә. Ә без һәрвакыт нормативларга сыешырга тырышабыз, кайчакта берничә смена рәттән эшләргә туры килә».

Казанның төп магистральләрендә, аерым алганда, Зур Казан боҗрасында да зур эш башкарыла. Зур Крыловка урамындагы участокны карагач, район хакимияте башлыгы юл хезмәтләренең эшеннән канәгать калды. «Җәмәгать транспорты хәрәкәт итә торган юлларны һәм төп магистральләрне җыештыруга килгәндә, кисәтүләр юк диярлек, – дип ассызыклады С.Миронов. – Трамвай һәм тимер юл кичүләренә аерым игътибар бирелә. Соңгы көннәрдә һава торышы карлы булды, шуңа күрә барлык хезмәтләр дә көчәйтелгән режимда эшли, бәхеткә моның өчен бөтен кирәкле әйберләр бар».

Ф.Нурмөхәммәтов: «Коммуналь хезмәтләр норматив регламентка сыеша»

Шундый ук планнан тыш тикшерү шәһәрнең Яңа Савин районында да узды. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов Чуйков урамындагы 25 нче номерлы йорт ишегалдын, төрле идарәче оешмаларның карны ничек чистартуларын бәяләү өчен, шулай ук күрше ишегалларын да карады.

Тикшерү барышында район хакимияте башлыгы күргәннәреннән канәгать калды, шулай ук йортларда яшәүчеләр белән дә аралашты, алар урам себерүчеләрнең эшен уңай бәяләделәр. Фәнис Нурмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, йортта яшәүчеләр һәм идарәче компанияләр тыгыз элемтәдә булган ишегаллары белән әңгәмә әле җайлашып кына килүче ишегаллары арасында аерма бар. «Күпчелек торак милекчеләре ширкәтләренең үз техникасы юк, шуңа күрә һава торышы шартларына оператив җавап биреп булмый, чөнки техника ишегалды территорияләрен җыештыру өчен чират буенча чыга. Шуңа да карамастан, коммуналь хезмәтләрнең норматив регламентка сыешуы күренеп тора – тротуарлар кардан чистартылган, ә кварталара юллар инде тәртипкә салына», – диде ул.

Ф.Нурмөхәммәтов ассызыклаганча, кар чыгару белән бәйле вәзгыять аерым контрольдә. Администрациягә халыктан бик күп шикаятьләр килә, барлык мөрәҗәгатьләрне вакытында эшкәртәләр, теркиләр һәм чират тәртибендә бетерәләр. Быел Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыннан 150 мең тоннадан артык кар чыгарылган, мәсәлән, узган бөтен кышкы чорда районнардан 190 мең тоннага якын чыгарылган.

С.Миронов һәм Ф.Нурмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, карны вакытында чыгармауның төп проблемасы эшче көчләр җитмәү. Мәсәлән, Мәскәү районында техник норматив буенча 51 урам себерүче, Киров районында – 31, ә Авиатөзелеш районында 80 эшче җитешми.

Исегезгә төшерәбез, кышкы чор башыннан Казан урамнарыннан 645 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Казанда кар чистарту буенча кайнар линия телефоннары эшли. Район администрацияләренә дә, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә була.

Фоторепортаж
Район башлыклары Чуйков һәм Гагарин урамнары буенча урнашкан ишегалларында кар чистарту эшләрен тикшерде
Видеорепортаж
03.02.2022 19:41
Казанның өч районында кар чистартуның сыйфатын тикшерделәр
Барлык яңалыклар