В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда шундый диагноз белән 35 меңнән артык пациент исәпләнә.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март, Алинә Бережная). Татарстанда бүгенге көндә глаукома диагнозы 35 мең 358 пациентка куелган – 100 мең кешегә 1 мең 167 очрак туры килә. 2021 елда республикада 2 мең пациентка операция ясалган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә профессор Е.В.Адамюк исемендәге ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник офтальмология хастаханәсенең поликлиника өлеше буенча баш табиб урынбасары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш белгеч-офтальмологы Елена Жиденко хәбәр итте.
Бөтендөнья глаукома белән көрәш көне 2008 елдан бирле гамәлгә куелган, чөнки мондый диагноз белән пациентлар санының даими артуы күзәтелә. Дөньяда глаукома белән барлыгы 105 миллион кеше авырый, бу мәкерле авырудан һәр бишенче сукырая, дип билгеләп үтте Елена Жиденко.
Глаукома – күз эчендәге басым арту, челтәр катлам һәм күрү нервысының акрынлап бозылуы белән бәйле күз авыруы. Авыруның иң еш күзәтелә торган сәбәбе нәселдән килгәнлек тора.
Глаукоманың мәкерлелеге шунда ки, пациентларның күбесе аларда авыру үсеш алып ятканын белми. Бу аның башлангыч стадиядә клиник үзгәрешләрсез узуы белән бәйле. Глаукоманың төп билгесе – югары күз басымы. «Күз басымының әкренләп күтәрелүе сизелми, басымның кискен күтәрелүе генә сизелә. Авыруны диспансерлаштыру, профилактик тикшерүләр вакытында ачыкларга була», – диде Елена Жиденко. Ул тулы медицина тикшерүен ел саен, бигрәк тә 40 яшьтән соң, үтәргә кирәклеген искәртте.
Авыру индивидуаль уза. «Беренче билгеләрдән алып күрү сәләтен тулысынча югалтуга кадәр берничә ел, ә кайвакыт дистәләгән еллар узарга мөмкин. Барысы да күз эчендәге басымга бәйле: ул югарырак булган саен, күрү сәләте шулкадәр тизрәк юкка чыга», – дип сөйләде офтальмолог.
Глаукома вакытында ачыкланганда пациентка күрү сәләтен саклап калалар. «Глаукома – вакытлыча югалтуларны кичерми торган авыру, әмма тулысынча күз авыруын дәвалап булмый, без авыруны ачыклау вакытында булган күрү сәләтен генә саклап кала алабыз», – дип ассызыклады Елена Жиденко. Күпчелек очракта, әгәр глаукома бер күздә табылса, үз вакытында дәваланмаганда, ул икенче күрү органына күчәргә мөмкин.
Элек глаукома вакытында күзләрне тулысынча алганнар, хәзер дәвалауда күрү органын саклап калырга мөмкинлек бирә торган заманча технологияләр кулланыла, дип билгеләп үтте белгеч.