В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Д.Абдулганиева кояш яки эссе сугу вакытында беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен искә төшерде һәм эсседә коронавирустан вакцинацияләнергә мөмкинме икәнен сөйләде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май, Камилә Гобәйдуллина). Татарстанда бер атнадан артык инде җәйге җылы һава торышы урнашты, ә узган ялларда Казанда температура рекордлары куелды. Синоптиклар фаразлавынча, җәй аномаль эссе булачак. Табиблар эссе һәм кояш сугу очракларының берничә тапкырга артачагына ышана. Мондый чорда үзеңне ничек сакларга икәнен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты, КДМУ госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире Диана Абдулганиева COVID-19 таралуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтларында һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының социаль челтәрләрендә туры эфирда сөйләде.
«Май кояшы бик агрессив, шуңа күрә саклану чаралары мәҗбүри. Кояш сугуы кояш нурлары баш һәм кешенең тәненә турыдан-туры тәэсир иткәндә барлыкка килә. Кызулык, баш әйләнү, һава җитмәү, сулыш ешаю, кайчагында тоткарлык барлыкка килә», – дип билгеләп үтте белгеч. Шундый ук симптомнар эсе сугу вакытында да булырга мөмкин – организмның җылынуы нәтиҗәсендә. Эссе сугуны кешеләр еш кына май аенда ала,ул чакта әле тулысынча җиңел киемгә күчмәгән булалар.
Д.Абдулганиева сүзләренә караганда, өйдә дә, урамда да кояш яки эссе сугарга мөмкин. «Беренче ярдәм күрсәтү ысуллары бар. Барыннан да элек, кешене күләгәгә күчерергә һәм, башын калкытып, аны яткырырга кирәк. Соңыннан салкын су белән кулъяулыгын юешләтергә һәм аны маңгаена, муенына һәм яңакларына салырга кирәк», – дип сөйләде табиб. Ул билгеләп үткәнчә, 70-80% очракта кеше хәлен яхшырту салкын компресс та җитә.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты күпләрнең җәмәгать транспортында тынчулыкка зарлануларына игътибарны юнәлтте, шуның аркасында аларга битлек киеп йөрергә кыен. Әмма, табиб сүзләренчә, битлек режимын гамәлдән чыгарырга иртәрәк һәм куркыныч. «Әгәр дә кеше үзенең эссене авыр кичерүен белсә, аңа үзе белән шешәдә су алырга кирәк. Бер-ике йотым хәлен яхшыртырга ярдәм итәчәк. Шулай ук су һәм теләсә нинди чүпрәк ярдәмендә тәннең ачык өлешләрен сөртергә мөмкин», – дип сөйләде ул. Табиб билгеләп үткәнчә, әгәр транспортта кемгәдер начар булса, кичекмәстән туктатырга, кешене урамга чыгарырга һәм, ниндидер салкын әйбергә яки, мәсәлән, агачка сөяп, утыртырга кирәк. Соңыннан су бирергә һәм киеменең өске төймәләрен чишәргә кирәк. Муенын һәм кулларын мөмкин кадәр күбрәк азат итәргә кирәк.
Балаларга беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре дә шул ук. Д.Абдулганиева әйтүенчә, иң мөһиме – нәниләрнең баш киеменә игътибар итү. Бу әлбәттә, һаваны яхшы үткәрә торган юка, киҗе-мамык материалдан әйбер булырга тиеш.
Җәйге чорда организмның су-тоз балансын саклау һәм салкын эчемлекләрне сайлау бик мөһим. Ә менә эссе чорда кофе яратучыларга аны куллануны чикләргә кирәк. Терапевт сүзләренчә, кеше 100 мл кофе эчкәннән соң, аның организмы 200-300 мл сыеклыкны югалта, шуңа күрә сыеклык нормасын бер стакан су ярдәмендә тулыландырырга кирәк. «Кофе – яхшы эчемлек, әмма аның медальнең кире ягы бар. Шуңа күрә тонус һәм яхшы кәеф өчен 1-2 чынаяк кофе белән чикләнергә кирәк», – дип саный Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты.
Шулай ук Д.Абдулганиева энергетик һәм алкоголь эчемлекләрдән баш тартырга киңәш итте.
Моннан тыш, табиб искә төшергәнчә, 11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр озак йөрергә катгый киңәш ителми, бигрәк тә куркыныч төркемендәге кешеләргә. Аларга 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, шикәр чире, йөрәк чире кебек җитди хроник авырулар керә. «Куркыныч төркеменә шулай ук ялгыз кешеләр, автомагистральләр янында яки биек биналарның югары катларында яшәүче гражданнар да керә. Коронавирус китереп чыгарган пневмонияне кичергән кешеләр дә чикләү режимына мохтаҗ», – дип билгеләде терапевт.
Шул ук вакытта кызынырга киңәш ителми. Д.Абдулганиева сүзләренә караганда, май аенда кояш тирегә көчлерәк йогынты ясый, шуңа күрә кояштан саклаучы чаралар белән файдаланырга кирәк. Нурларның агрессив тәэсире аркасында хәтта күләгәдә дә кызынырга мөмкин.
Эссе һава торышында коронавирустан прививка ясатырга мөмкин. «Һичшиксез, һава температурасы үзгәрүгә, салкынмы ул, эсселекме, сәламәтлек саклау министрлыгы һәм әйдәп баручы фәнни учреждениеләребез тарафыннан эшләнгән заманча методик рекомендацияләрдә вакцинацияләүгә каршы килүләр юк», – диде Д.Абдулганиева.
Ул вакцинация вакытында җитди хроник авырулары булган кешеләргә игътибарлы булырга кирәк, дип өстәде. Прививка алдыннан аларга һичшиксез табиб белән киңәшләшергә кирәк.