Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.04.2026, 17:19

Төп бүләкнең ни икәнен беләсеңме? Шәһәр мэриясе һәм «21 мәктәп» «Шәһәр коды» дигән ИТ-ярышлар үткәрә башлады

Катнашучыларга ясалма фәһем ярдәмендә шәһәр идарәсе бурычларын хәл итәргә туры киләчәк

Денис Гордийко фотосы

Бу атнада, 24 апрельдә, Казан мэриясе һәм «21 мәктәп» цифрлы технологияләр мәктәбе беренче тапкыр муниципаль идарәнең цифрлы командасында эшләү өчен ИТ-ярышлар үткәрә. Катнашучыларга ясалма фәһем ярдәмендә шәһәр идарәсе бурычларын хәл итәргә туры киләчәк.

«Ясалма фәһем зур тизлек белән үскән заманда Казан шәһәр эшчәнлеген яңача үзгәртә. Һәм без шәһәр бурычларын хәл итү өчен беренче тапкыр ИТ-чишелешләр эшләү буенча ярыш үткәрергә булдык. «21 мәктәп» цифрлы технологияләр мәктәбе ярышны үткәрү буенча партнер буларак катнаша. 24 апрельдә проектта катнашучылар өчен ярышлар уздырыла. Бу шәһәр проектларында үз күнекмәләреңне куллану һәм цифрлы Казанны бүген үк төзи торган командада хезмәт юлыңны башлау өчен менә дигән мөмкинлек һәм төп бүләк», – дип билгеләп үтте Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Шәһәр трансформациясе үзәге директоры Эмиль Хөснетдинов.

«Шәһәр коды» ярышлары бер көнлек марафон форматында үткәрелә. Катнашучыларга персонал белән идарә итү эшчәнлеген автомат рәвештә җайга салырга (кандидат профилен автомат рәвештә формалаштыру системасы), хезмәткәрләрнең цифрлы компетенцияләрен бәяләргә, бухгалтерияне автоматлаштырырга (документларны эшкәртү һәм тикшерү өчен акыллы ярдәмче) мөмкинлек бирә торган алымнар уйлап табарга кирәк булачак. Шулай ук ярыш кунакларына корпоратив котлаулар өчен махсус бот булдырырга тәкъдим итәчәкләр.

Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе, Телекоммуникация технологияләре департаменты, Шәһәр трансформациясе үзәге мэриянең цифрлы блогына керә. Уртак көчләр ярдәмендә һәм ясалма фәһемне кулланып, алар шәһәр эшчәнлеген оптимальләштерү, үстерү, цифрлы мәгълүматлар нигезендә тирәлек белән идарә итү проектларын гамәлгә ашыра. Алар арасында «Сити софт»ны, Комплекслы муниципаль геомәгълүмат, Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен эшкәртү системаларын, шәһәр мониторын һәм башкаларны атарга була.

Барлык яңалыклар