Мәйданчыкта ярышларны әзерләү һәм уздыру өчен җаваплы хезмәтләр һәм сервислар җитәкчеләре эшләячәк
Фото: «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Киләчәк уеннары» халыкара турнирының төп операцион үзәге эшли башлады. Мәйданчыкны ачуда ТР премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров һәм проект җитәкчесе Игорь Столяров катнашты.
Төп операцион үзәктә ярышларны әзерләү һәм үткәрүнең функциональ юнәлешләре өчен җавап бирүче хезмәтләр һәм сервислар җитәкчеләре эшләячәк. Реаль вакыт режимында алар чаралар барышын күзәтәчәк һәм ситуациянең теләсә нинди үзгәрешләренә оператив рәвештә җавап бирәчәк.
«Төп операцион үзәк бөтен турнирның үзәге булачак, анда барлык идарә итү, координация һәм мәгълүмат элемтәләре урнашачак. Бу – технология, логистика, куркынычсызлык һәм иҗадилык мультиспорт ярышлары дөньясында яңа эра булдыру өчен берләштерелгән нокта», – дип белдерде Игорь Столяров.
Ул турнирның масштабы шаккатыргыч дип өстәде. Әйтик, Казанда гына да «Киләчәк уеннары»нда катнашучыларны һәм кунакларны урнаштыру өчен алты меңнән артык урын броньланган. «Без турнирның үз тарихын нәкъ менә Казанда башлавы белән горурланабыз һәм ярышларның киләчәк дөньякүләм спорт вакыйгаларына нигез салачагына өметләнәбез», – дип өстәде проект җитәкчесе.
Ярышларга барлыгы 20 меңгә якын кеше аккредитацияләнәчәк, тагын 80 меңнән артыгы җанатарлар сыйфатында «Киләчәк уеннары»на киләчәк. Ярышлар Казанның сигез мәйданчыгында, Иннополиста һәм Сочида бер-бер артлы узачак. ТР башкаласында тагын ике объект өстәмә күнегүләр өчен файдаланыла. Турнир барлыгы 107 илдән 2 меңнән артык спортчыны берләштерәчәк, дип хәбәр итте Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең матбугат хезмәте.