Россия Банкы 1000 сум номиналлы банкнотаның кире ягындагы символ өчен онлайн тавыш бирүне башлап җибәрде. Сайлап алуга Идел буе төбәкләренең 25 объекты тәкъдим ителгән, шул исәптән – КФУның төп бинасы, Игенчеләр сарае һәм «Казан» Гаилә үзәге.
Исемлеккә ил халкы өчен мәдәни һәм тарихи әһәмияткә ия истәлекле урыннар: танылган һәйкәлләр, музейлар, театрлар, университетлар, күперләр һәм башкалар кертелгән. Исемлек банкнотлар буенча Консультатив совет белгечләре фикеренә нигезләнеп төзелгән.
Иң күп тавыш җыйган символлар банкнотаның күп планлы композициясен эшләгәндә кулланылачак. Кайбер сурәтләрне тема булдыру өчен кулланалар, икенчеләре аны тулыландыралар, ә өченчеләре төп теманы ачалар.
«Теге яки бу символ кайсы төркемгә керәчәген Россия Банкы һәм «Гознак» АҖ рәссамнары купюра өстендә эш барышында хәл итәчәк. Банкнотаның йомгаклау дизайнын Директорлар советы раслый», — дип хәбәр итә Россия банкының матбугат хезмәте.
1000 сумлык купюраның уң ягында Түбән Новгородның элеккеге сурәте калачак.
Һәр катнашучы 12 декабрьдә 12:00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты буенча) бер объект өчен генә тавыш бирә ала. Онлайн тавыш бирү «Россия» милли үзәге ярдәмендә уза.