Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.04.2020, 13:04

ТР баш инфекционисты: «Коронавирус инфекциясе июнь аенда басыла башларга мөмкин»

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның пик вакыты әле үтелмәгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель, Алинә Бережная). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның пик вакыты әле үтелмәгән. Йогышлы авырулар июньдә кимер дип көтелә, әмма авыруның чираттагы үсеше көз көне булырга мөмкин. Табиблар республика халкына үзизоляция режимын бозмаска һәм шәхси гигиена сакларга киңәш итә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертынов сөйләде.

Коронавирус белән авыручыларның яртысы - 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге.

Бүгенге көндә республикада 50 СОVID-19 очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр иткәнчә, барлык авырулар да дәвалану уза. Медицина күзәтүе астында тагын 2 мең кеше бар, аларга коронавируслы пациентлар белән элемтәдә торган кешеләр, шулай ук имин булмаган эпидемиологик вәзгыятьле илләрдән килгән гражданнар керә.

Табиблар сүзләренчә, коронавирус инфекциясе таралу буенча фаразлар ясарга кыен, авырулар саны арта. «Барысы да бездән тора, без үзизоляция режимын ничек үткәрүебезгә күп нәрсә бәйле. Республикада вирус таралуны киметү өчен барлык чаралар күрелде», - дип ассызыклады Халит Хәертынов.

Статистика буенча, коронавирус белән авыручыларның яртысы - 30-дан 50 яшькә кадәргеләр. Татарстанда авырулар арасында балалар юк. Риск төркемендә өлкәннәр, шулай ук шикәр диабеты, бронхит, бронхиаль астма, йөрәк-кан тамырлары авырулары кебек хроник авырулардан интегүче кешеләр бар.

ТР баш инфекционисты, хәзерге вакытта коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәде, димәк, вирус эләктерүчеләрнең иммунитеты барлыкка килә, дип өстәде. «Халыкның якынча 70-75%-ны авырмыйча һәм коллектив иммунитет формалашмыйча, әлеге инфекция дәвам итәргә мөмкин. Халык авырып чыкканнан соң, авыру гадәти сезонлы респиратор вирус инфекциясенә әйләнергә мөмкин», - дип билгеләде ул.

Авыруны 100 процент нәтиҗәлелек белән дәвалый торган препаратлар юк

COVID-2019 вакцинасы турында сөйләгәндә, табиблар аның эшләнгәнлеге, әмма клиник сынауларга мохтаҗ булуы турында җиткерделәр. Аны көз көне кулланырга мөмкин булыр дип көтелә. Шул ук вакытта Татарстанда COVID-19ның авыр формасы белән чирләүче пациентларга әлеге инфекция белән инде авырып өлгергән кешеләрнең плазмасын салу мөмкинлеге карала. Терапиянең мондый варианты кайбер илләрдә, шул исәптән Кытайда кулланыла.

«Яңа коронавирус инфекциясе белән чирләгән кешеләрнең канында саклану антитәнчекләре барлыкка килә, - дип сөйләде Х.Хәертынов. - Авыр хәлдә булган пациентларга вирус белән авырып өлгергән кешеләрнең кан плазмасын салсаң, бу шактый терапевтик нәтиҗә бирергә мөмкин».

ТР баш инфекционисты билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә авыруны 100 процентлы нәтиҗәлелек белән дәвалау өчен препаратлар юк, ә имбир, сарымсак, лимон һәм башка халык медицинасы чаралары терапевтик нәтиҗәгә ия түгел. «Витаминлы продуктлар иммунитетны күтәрергә, организмның төрле инфекцияләргә гомуми каршылыгын эшләргә ярдәм итәчәк, әмма алар вируска каршы тәэсир итми», - дип аңлатты Х.Хәертынов.

Табиблар тагын бер тапкыр ябык биналарда битлекләр киеп йөрүнең кирәклеге турында искә төшерде. Шул ук вакытта һәр ике сәгать саен битлекне алмаштырырга кирәк.

Профилактика максатларында табиблар шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә - кулларны яхшылап юарга, аларны тире антисептикасы белән эшкәртергә, фатирларда ишек тоткаларын сөртергә, бүлмәләрне җилләтергә һәм үзизоляция режимын бозмаска киңәш итә. «Саф һава файдалы, ләкин хәзерге вакытта түгел. Ишегалларына, паркларга, халык күпләп җыелган урыннарга чыгу тыела», - дип йомгаклады Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.

Барлык яңалыклар