В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Туры эфирда Дмитрий Лопушов шулай ук йөкле хатыннарга прививканы кайчан ясатырга мөмкин булуы турында сөйләде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август, Камилә Гобәйдуллина). Соңгы прививкадан соң ярты ел узгач үткәрелергә мөмкин булган коронавирустан кабат вакцинация өчен теләсә нинди теркәлгән препарат кулланыла ала. Шул ук вакытта йөклеләр өчен COVID-19 прививкалары куркынычсыз – Татарстанда прививка ясаган хатын-кызлар сәламәт балалар тапкан очраклар да бар. Бу хакта COVID-19 таратуга каршы тору буенча ТР оператив штабының Instagram-аккаунтында туры эфир вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов сөйләде.
Коронавирус даими мутация кичерә, бүгенге көндә дөньяда «Дельта» штаммы өстенлек итә. «Мондый вирус артык тиз үсә, шуңа күрә безнең гадәти антитәнчекләр җитәрлек күләмдә эшләп өлгермиләр. Организмда антитәнчекләрнең дәрәҗәсен даими күзәтеп торырга һәм аны арттырырга кирәк. Кабат вакцинация шуның өчен үткәрелә дә инде», – дип аңлатты ул.
Кабат вакцинация вакытында теләсә нинди теркәлгән препаратлар файдаланылырга мөмкин, һәм аларның барлык кушылмалары рөхсәт ителгән. «Беренче тапкыр файдаланган препаратка бәйле рәвештә вакцина ясау мәҗбүри түгел. Чит илдә прививка ясаучылар бар, һәм алар шулай ук Россия вакциналары белән кабат прививка ясатырга мөмкин», – дип билгеләде эпидемиолог. Әмма беренчел вакцинация вакытында антитәнчекләр булмаса, икенче тапкыр башка препаратны куллану яхшырак.
Кабат вакцинация өчен алдан язылу таләп ителә, чөнки беренче чиратта компонентлар беренче тапкыр прививка ясаткан кешеләргә бирелә. Кабат вакцинация билгеле бер график буенча үткәрелә.
Д.Лопушов тиздән республикада гриппка каршы прививка кампаниясе башланачагы турында сөйләде. Аннан шәһәрлеләргә коронавирустан соңгы прививкадан соң бер ай узгач кына вакцинация ясарга киңәш ителә.
Гомумән алганда, эксперт сүзләренчә, вакциналар бөтенләй куркынычсыз һәм хәтта авырлы килеш тә кулланыла ала. Алар авыруның катлаулы узуы буенча куркыныч төркемендә тора, чөнки коронавирус яралгының кан белән тәэмин ителешен һәм кан оешуын бозарга мөмкин, бу еш кына үлем нәтиҗәсенә китерә. «Хатын-кызлар йөклелекнең 22-нче атнасыннан башлап «Спутник V» препараты белән прививка ясый ала. Әмма йөкле хатын вакцинацияләнергә әзер булмаса, аның тирәсендәгеләр вакцина ясатырга тиеш», – дип ассызыклады Д.Лопушов. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләнгән хатын-кызлар бар, ә балага узганнан соң сәламәт балалар туды. «Вакцинация кешенең репродуктив функцияләренә йогынты ясамый», – дип билгеләде эпидемиолог.
Ахырда Дмитрий Лопушов прививка йөз процент саклану бирми, вакцинацияләнгән кеше коронавирус белән авырырга мөмкин, әмма авыру максималь дәрәҗәдә куркынычсыз узачак, дип искә төшерде.
18-нче августка Татарстанда 936 мең 611 кеше вакцинация ясаткан (тәүлеккә үсеш – 7434), шуларның 747 мең 856-сы икенче прививка алган.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән авыруның 45 яңа очрагы ачыкланган. Шуларның икесе читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 11 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 37 кеше Казанда яши, 3 кеше – Яр Чаллыда, 2 кеше – Аксубай районында, берәр кеше – Биектау, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында.
Татарстанда коронавирус белән авыручыларның гомуми саны 24 мең 826-га җиткән. Барлыгы 21 мең 893 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 48 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 20 мең 914 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 6 млн 663 мең 473 кеше авырган, 5 млн 939 мең 37 кеше сәламәтләнгән, 172 мең 909 кеше үлгән.